Кайсыбер радикаль карашлы милләтчеләребез таркаулыкта гаепләргә тырышса да, татар һәрвакыт берләшергә омтыла ул. Бүтән бер төркемгә каршы тору өчен булса да күмәкләшү ягын карый. Менә мин дә Интернет киңлекләренә сибелгән татар ресурсларын бер түбә астына җыю омтылышы ясап карарга булдым.