ИЛШАТ СӘЕТОВ «ЕТАТАR»ДАН «ӘТАТАR» ЯСАГАН

Берничә ай эшләми торган etatar.ru сайты яңадан челтәргә чыкты. Бу юлы – яңа хуҗасы, мөхәррире, логотибы һәм яңа концепциясе белән. Төрле интернет-проектлары (moltat.ru, dakazan.ru, tatpolit.ru) һәм иҗтимагый эш (“Үзебез” хәрәкәте, Татар яшьләре форумы, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе) белән танылган Илшат Сәетов бу эшмәкәрләр газетасын сатып алган икән. Яңа логотипта “Ә” хәрефе каян килеп чыккан? Бу турыда Илшатның үзеннән сораштык:
– Илшат, дизайнерыгыз ялгышкан ахры, “Е” дөресен дөрес язмаган...
– Әйе, үзем дә шаккаттым ул милләтчегә... Шаяртам, бу махсус эшләнде. Беренчедән, алдагы хәреф “татар” сүзе белән туры килсен дип. Икенчедән, бу хәрефне яратам. Бу татарның “бренд хәрефе”! Аны, мәсәлән, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе логотибында да кулланган идек. Өченчедән, элеккеге газетадагы икътисад һәм эшмәкәрлек тематикасының дәвам итүен дә ассызыклыйбыз – лого, бер яктан караганда, үзгәрмәде диярлек. Ләкин “е” “ә”гә әверелде – димәк, яңа әйберләр дә була. Әйтик, мин бу газетада татарлар белән бәйле темаларга да кагылырга телим. Милли маркетинг, ислам финанслары һ.б. Яңалыклар форматы белән дә уйныячакбыз алдагы берничә айда. Көнбатышта тарала башлый торган яңа кызык тенденцияләргә игътибар биреп.
P.S. “Әтатар”ны сайланмага (избранное) өстәп куярга онытмагыз. --- Матбугат.ру